Мамадыш районының Ямаш авылында яңа мәчет төзелеп килә. Бер ел элек янгын аркасында авыл мәчете янып бетә. Авыл халкы яңасын төзү өчен акча җыю оештырды.
«Безгә территорияне әйләндереп алырга һәм төзекләндерергә калды. Биредә мәйдан кечкенә түгел, бер якка 25 метр һәм икенче якка 35 метр. Башланмаган тагын бер эш бар - ул газ үткәрү», - дип сөйли Ямаш авылында имам вазифаларын 20 ел башкаручы Газинур Хаҗиев.
Аның сүзләренчә, тизрәк яңа, заманча мәчет төзү теләге авыл халкын берләштергән.