Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процентны тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар арасында – Арча, Алексеевск һәм Спас районнары: аларда халыкның 63 проценттан артыгы спорт белән даими шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.
Күпчелек очракта мондый күрсәткечкә яңа объектлар төзү исәбенә ирешелә.