ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр татарча белмәве һәм телне ничек өйрәнүе турында сөйләде.
«45 яшькә кадәр «исәнмесез, сау булыгыз» дигәнне генә белә идем. Фәүзия Бәйрәмова берсендә утырышны ике дәүләт телендә алып баруны тавышка куюны сорады. «Хәзер тавыш бирсәләр, сәяси бәхәскә, сөйләшүгә кереп китәсе булса, ничек сөйләшермен, сүз запасы юк бит дип борчылдым. Шунда үземә әти-әнинең туган телен өйрәнергә сүз бирдем», - диде ул 75 яшьлегенә багышланган «Виражи судьбы» китабы презентациясендә.