Теләченең үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланды. Уеннарда 8 команда катнашачак.
«Теләче-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Теләче командасы Сарман районына каршы уйнады.
Лига сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.