Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев Көнбатыш илләре Россиягә карата керткән cанкцияләрнең, беренче чиратта, халыкка йогынтысы булуын әйтте.
«Көнбатыш белән килешү юлларын эзләргә кирәк. Сәясәт – сәясәт инде, ләкин, барыннан да элек, бу санкцияләрдән халык җәфа чигә. Көнбатыш килешүне теләми икән, мин аларга хәерле юл телим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитыннан соң.
Аның фикеренчә, халык яшәсен, алга китеш булсын өчен...