Бүген, 10 майда, Татарстанда циклон йогынтысы белән дымлы, болытлы һәм аномаль салкын һава торышы саклана. Әмма һава температурасы бераз күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава була. Төбәктә, шулай ук Казанда да яңгыр, җепшек кар көтелә. Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 9-14 метр, вакыты белән 15-20 метрга һәм 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».