Әлмәттә эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган (Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 8.40 сәгатьтә Сургут урамындагы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында, бетон плитә җимерелеп, аның астында бер ир-атның кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Эшчеләр аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тырышлыклары бушка киткән. Читать полностью...