2024 ел ахырына барлык федераль ярдәм чаралары автомат рәвештә - «документлар һәм белешмәләр җыймыйча» күрсәтеләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры вазифасын башкаручы Михаил Мишустин Дәүләт Думасында аның Хөкүмәт рәисе вазифасына кандидатурасын карауда әйтте. ТАСС шул хакта яза.
Ул искәрткәнчә, ана капиталы бала туу факты буенча, документлар җыюдан һәм ата-аналарның шәхси катнашуыннан башка бирелә - бу социаль казначылык механизмын кертү ярдәмендә мөмкин булды, ул дәүләт ярдәмен автомат...