Татарстаннан Омск өлкәсенә гуманитар ярдәм төялгән фура җибәрелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
8 майда Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба җимерелгән. Кешеләрне вертолетлар һәм йөзү чаралары белән эвакуацияләгәннәр. Бигрәк тә Кайлы, Усть-Ишим, Ашеваны, Малая Игиза, Большая Тибендя, Эбаргуль авылларына зыян килгән.
Кичә, 17 майда, Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар ярдәм төягән беренче фура китте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ...