«Россия - ислам дөньясы: Kazan forum 2024» икътисади форум кысаларында Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә Төрекмәнстаннан Оразгөл Эйебердыева милли келәмнәре, киемнәре турында, келәм туку сәнгате турында сөйләде.
«Төрекмәнстанда бик күп хатын-кыз кул эшләре белән шөгыльләнә. Мәсәлән, келәм (ковер) тукыйлар. Безнең якта хатын-кызлар көчле, хезмәт сөючән дип санала, чөнки алар төрледән-төрле келәм тукый: ефәктән дә, сарык йоныннан да ясыйлар. Ефәкне дә, сарык йонын да Төрекмәнстанда җитештерәләр.