Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүгә борчылуын белдерде. Ул бу хакта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.
«Үткән ел Рөстәм Миңнеханов: «Безнең милләтнең ике терәге бар – ислам һәм татар теле. Алар – безнең киләчәк, аларсыз булмый», – дигән иде.