Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньгә планлаштырылган. Аны үткәрү урыны итеп гадәттәгечә «Татнефть Арена» сайланды. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
«Шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен традицион бүләк – чыгарылыш кичәсе була. Быел ул «Татнефть Арена» спорт-концерт комплексы участогында 28 июньдә уза. Чыгарылыш кичәсе - ул якты һәм истә калырлык вакыйга, аны укучылар яраткан башкаручыларының...