Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге гимназиянең үзенә генә хас хозурлык, тантана белән узучы «Сөембикә» бәйгесе татар җанлы яшьләребезне, милләттәшләребезне янәдән бергә җыйды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резеда Исмәгыйлева яза.
Әйтергә кирәк, хатын-кызларның матур сыйфатларын алга чыгару, тыйнаклыкны һәм итәгатьлелекне яшь буында пропагандалау буенча бердәнбер һәм тиңе булмаган чара бу. Әлеге бәйге татар гимназиясендә инде 30 ел рәттән уздырылып килә. Менә быел да алты татар кызы гүзәллектә...