Түбән Каманың Каенлы авылында күренекле дин белгече, халык табибы, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәрит Имамов яза.
Әлбәттә, һәрбер зур эштә башлап йөрүче кирәк. Түбән Кама шәһәрендә җаваплы урыннарда эшләп, хәзерге вакытта туган авылы Каенлыда гомер итүче Рафаил Хәбибуллинның мәшһүр авылдашы Т. Ялчыголга мемориаль такта ачу нияте инде күптән бар иде. Һәм менә ул, теләктәш кешеләр ярдәме белән, үзенең ниятен тормышка ашырды.