Зәй районы Урта Пәнәче егете III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде. Моңа кадәр ул ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.
Ул махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк контракт буенча катнаша. Контракты тәмамланып, 2022 елда туган якка кайткач, аңа «Энергетик» Мәдәният сараенда тантаналы төстә «Батырлык өчен» медале тапшырылды.
Югары Пәнәче мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнеп, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә ул.