Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Апаста Зәйнуллина Л. Ф. шәхси эшмәкәрлеге теплица хуҗалыгында булды. Хуҗалык яшелчәләр һәм ябык туфракта берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә, шуларның 3,2 гектары – ябык туфрак мәйданы.
«Беренче теплицаны 15 ел элек төзедек. 13 сутый җирдә кыяр үстерә башладык. Бер елдан эшне киңәйтә башладык – 1 гектар мәйданда теплица төзедек. Хәзер безнең Апаста 2,5 гектарлы теплица бар»...