Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында барлыгы 17 илдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды.
«Әлеге милли көрәш ярышына чакыруларына бик шатмын. Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык. Көндәшне күптән белә идем, шуңа күрә нык авыр булмады», — дип сөйләде ул журналистларга.
Әңгәмәдәш ассызыклавынча, әлеге ярыш —сабантуйдагы көрәшкә яхшы гына әзерлек.
«Гомумән, көрәш белән инде 6 яшьтән үк шөгыльләнәм.