16 майда 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә MOÑ мәйданчыгында язучы Шәриф Камал истәлегенә багышланган кичә узачак.
«Ком бураны» җыры Оренбург ягында революция елларында языла. Шәриф Камал аның авторы да, башкаручысы да түгел. Әмма Оренбургта ком бураннары дулаган елларда Шәриф Камал шул шәһәрдә яши, татар тормышының үзәгендә кайный. Әмма болар барысы да тарих кына. Без бу искә алу кичәсендә фактларга һәм истәлекләргә кагылмыйча, язучы Шәриф Камалның үзенә сүз бирергә телибез.