Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, гадәттәгечә, Казан Кремленең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы уза.
«Әлбәттә, глобализация чорында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау - безнең өчен мөһим мәсьәлә. Ул җиңел түгел, әле генә карадык - нинди китаплар күпме тиражда, ничек укыйлар...» - дип ачып җибәрде Татарстан Рәисе очрашуны.
Чарада Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау...