Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом-электр станциясендәге шартлауга быел 26 апрельдә 38 ел була. Шул уңайдан Зәй музеенда чернобыльчеләр белән очрашу булды. Чара барышында документаль фильмнар күрсәтелде. Бу турыда «Зәй яңалыклары» хәбәр ителә.
«Чернобыльгә авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә кешеләрне бөтен илдән китерәләр. Алар көче белән шартлаган реакторны каплау, радиациянең таралуына чик кую өчен дөньяда тиңе булмаган объект торгызыла. Зәй районыннан әлеге фаҗигане бетерүдә 106 кеше катнашкан.