Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» уңаеннан кабат сугыш барган урыннарга китте. Ә аңа кадәр бүген шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында аларны озату тантанасы булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина эзтабарларга уңышлар теләде.
«Без экспедиция кысаларында Бөек Ватан сугышы барган урыннарда һәлак булган солдатларның сөякләрен күтәрәчәкбез.