«Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар быел кертелгән яңалыклар турында сөйләде. Акциягә багышланган матбугат очрашуы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узды.
«19нчы «Мин татарча сөйләшәм акциясе Казан Кирмәнендә узачак. Башта цирк яны дип уйлаган идек, ләкин, анда ремонт эшләре барганга, без Казан Кирмәнен сайладык. Бу – статуслы урын. Быел беренче тапкыр акция кысаларында «Ташаяк ярминкәсе» узачак. Бу яңа милли маркет булачак. Безнең аны «Печән базары» кебек кертеп җибәрәсе килә»...