Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булачак, көндез боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр, көндез секундына 23 метр булачак.
Термометр баганалары төнлә 11-16 градус күрсәтәчәк, көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.