Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Иннопром Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Күргәзмә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстан Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган. 35 илдән 700дән артык компания катнашуы көтелә. Алар мәйданчыкта машина төзелеше, энергетика, металлургия, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре, химия сәнәгате өлкәсендәге казанышларын күрсәтәчәк.