Карачай-Черкесия Республикасында полиция нарядына һөҗүм ясаганнар: алынган җәрәхәтләрдән ике хезмәткәр урында һәлак булган, өченчесе медицина учреждениесенә озатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Карачай-Черкесия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 апрельдә билгесез зат полиция нарядына һөҗүм иткән. Фигурант, утлы корал кулланып, полиция хезмәткәрләренә берничә тапкыр аткан, шуннан соң аларның табель коралын һәм хәрби кирәк-яракларын урлаган.