Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан белән очрашты. Очрашу Ташкентта «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе кырында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Төркия - республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. 2023 ел нәтиҗәләре буенча алар арасында товар әйләнеше берьюлы 2,5 тапкыр арткан һәм 2,9 млрд долларга җиткән. Төркия инвесторлары Татарстанга якынча 2,5 миллиард доллар керткән.