«Мәйдан» журналы яңа лауреатларга үзе Язучылар берлеге белән бергә гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. Әлеге тантана беренче мәртәбә Казанда узды.
«Үткән ел бик күңелле итеп Чаллыда быелган идек. Быел бәйрәм Казанга да килеп җитте. Киләсе елга Мәскәүнең Асадуллаев йортында үткәрергә мөмкин. Журналның эшләре бик әйбәт бара – Ризидә Гасыймова җитәкли башлагач, ул ике тапкыр тизләнде, эчтәлеге баеды дип мактый укып баручылар», диде «Татмедиа» акционерлык...