Татарстанның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчә башладылар. Быел язгы чәчү мәйданы 1,8 миллион гектар тәшкил итә. Чәчү буенча күрсәткечләр планның 1 процентына якынлаша (14,7 мең гектар). Бу хакта РТ Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерде.
Барлык районнар белән видео-конференция элемтәсе режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.