2023 елда Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 716 объект керде. Аларның 130ы буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзелгән. 46 йортта төзелеш-монтажлау эшләре үткәрелә, 84 йортта 219 лифт алыштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Тагын дүрт программа халыкның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүгә кагыла.