Бүген Казанның «Спорт сарае»нда алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» III бөтенроссия турниры ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Континенталь хоккей лигасы президенты Алексей Морозов, дин әһелләре катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, күп милләтле Татарстан башкаласы Россиянең мөһим спорт тормышының югары статусын берничә тапкыр раслады. Казан даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара спорт чараларын уздыру урынына әверелә. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.