«Демография» федераль проектына ярдәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы берничә ел эшли. Анда атна саен нейрогимнастика буенча дәресләр үткәрелә. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Интернат-йорт белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләүдә төрле технологияләрне актив кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе -нейрогимнастика», - ди Интернат-йортта социаль тернәкләндерү буенча белгеч Любовь Никитина.