Яшел Үзәннең Осиново авыл җирлегендә «музыкага 40 ел» дип исемләнгә, балалар музыка мәктәбенең юбилей концерты узды.
Чарада катнашучыларны дәрәҗәле кунаклар Яшел Үзән районы мәдәният идарәсе башлыгы Марат Минһаҗев, Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе директоры Антон Попов, Осиново авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадэрия Лотфуллина һәм Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Харинкин котлады. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Бу концертта катнашучылар өчен иң якты һәм онытылмаслык вакыйга булды.