Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә (Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә. «Без хәзер карадык: барлык басулар да эшкәртелгән, бөтен җирдә эш оештырылган», - диде ул. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Президент сәфәре кысаларында аграрийлар белән чәчү кампаниясенең темплары турында фикер алышты һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышты. Читать полностью...