(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Милли музее Салих Сәйдәшев декадасын композитор һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачып җибәрде. Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Салих Сәйдәшев әсәрләренең бүген яшәвен һәм аларның киләчәге дәвамлы булуы турында әйтте. «Салих Сәйдәшев — татар музыкасы, театры үсешенә зур өлеш керткән композитор. Аны күз алдына китергәндә, йомшаклыгын, күңел сафлыгын, сөйкемлелеген күрәбез Аның бу сыйфатлары әсәрләрендә чагылыш таба.