Коръән тәфсире мөхәррире Россия Диния нәзарәте фәтвасы белән килешмәвен әйтте (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коръән тәфсиренең мөхәррире, Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохованың ире Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең башка диндәге кызларга өйләнүне тыя торган фәтвәсе белән килешми. Бу турыда ул Мәскәү татарлары штабы утырышында әйтте. «Коръәндә рөхсәт ителгән әйберне тыярга ярамый, аятьләр гамәлдән чыгарыла алмый. Әгәр дә христиан һәм яһүди хатын-кызлары әдәпле һәм лаеклы булса, Коръәндә аларга өйләнергә рөхсәт ителә. Хатын-кыз үз динен үзгәртергә бурычлы түгел... Читать полностью...