Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. «Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак. Читать полностью...
Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью