«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан матбугаты көне белән котлады.
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан матбугаты көне белән «Татмедиа»да эшләүче һәркемне чын күңелдән котлыйм.
Без тиз үзгәрә, яңа тенденцияләр барлыкка килә торган тармакта эшлибез. Шуңа да артта калмыйча аудиториягә оператив рәвештә чынбарлыкны күрсәтеп бару – безнең бурыч.
Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә чын-чынлап гашыйклар һәм тугрылар килә.