Чирмешәннең Иске Кади авылының Вахитов урамы халкы «Урам бәйрәме» оештырган. Әлеге матур чараның инициаторлары - Фәндидә һәм Заһит Сафиуллиннарның балалары. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Улыбыз Равил һәм кызыбыз Гөлназ гаиләләре белән Казанда яши. Алар һәр елны үз урамнарында шундый бәйрәм оештыралар, быел моны безгә дә тәкъдим иттеләр, аны хупладык. Барлык кирәкле әйберләрне үзләре белән алып кайттылар. Күршеләрне чакырып, урамда өстәл көйләп бәйрәм иттек», – диде Фәндидә апа.