Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов республика Матбугат көне белән котлый.
"Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!
Бүген бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Мәгълүмат палитрасы шактый чуарланды - бу матбугат басмалары, телеканаллар, радиостанцияләр, интернет-сайтлар, блогерлар өлкәсе. Бу куандыра да. Безнең бөтен мультимедияле мохит замана кешесенең актуаль, сыйфатлы һәм хакыйкый мәгълүматка хокукын тәэмин итәргә тиеш.