Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман җәмәгатьчелегендә белгечләр җитмәвен белдерде һәм форум катнашучыларын Татарстанга белем алырга чакырды. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.
«Татар мөселман җәмәгатьчелегендә белгечләр җитми. Шул нисбәттән сезне Татарстанга килеп гыйлем алырга чакырам. Мисал өчен, үткән елның көзеннән Россиянең дүрт төбәгендә ислам финанслары буенча эш башланды.