«Корстон»да «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында талантлы modest fashion-дизайнерлар катнашында мода күрсәтү тамашасы узды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әлеге чараның югары мәдәниятле, сәнгати зәвык белән оештырылганын ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да ассызыклады. «Бик матур, искиткеч дәрәҗәдә оештырылган тамаша. «KazanForum»да мода тамашасын сокланып карыйбыз.