«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин бүгенге көндә Россиядә хакимият дәрәҗәсендәге азан институты булмавын әйтте. Аның әйтүенчә, мәдрәсәләребездә азан дәресләре дә, тиешле методика да каралмаган. Бу фикерен ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында сөйләде.
«Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, Марсель Вәгыйзов белән «Рухи моң»...