Бүген Түбән Камадан махсус операция зонасына ун тонна ярдәм җибәрделәр. Алгы сызыкка төзелеш кораллары һәм материаллары, генераторлар, тепловизорлар һәм башка күп нәрсәләр җибәрелгән. Йөкнең шактый өлеше Лисичанск госпитале өчен билгеләнгән.
«Татарстан гуманитаркасы. Түбән Кама» төркеме белән уртак йөк 17нчесе булды. Түбән Кама һәм Чаллыда яшәүчеләрнең битараф булмавы сәбәпле шәһәрдән биш машинадан торган колонна юлга чыкты.
Фото: © ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
...