«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин татар мәкамнәрен таныту җитмәү аркасында әлегә азаннарның күпчелеге гарәп мәкамнәре белән әйтелүен әйтте. Бу турыда ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында сөйләде.
«Татар мәкаме кайчандыр бөтен ислам дөньясындагы мәшһүр мәкамнәр арасына кергән. Шул мәкамнәрне торгызу буенча эш алып барабыз.