Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, дини җырлар иҗат итүче, «Мөнбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиков татар халкын, милләтен саклап калуда дини җырлар, мөнәҗәтләрнең хәзерге көндәге роле турында сөйләде.
«Халык авыз иҗатында мөнәҗәтләр, җырлар, бәетләр, касыйдәләр, мәрсияләр, мәдхияләр һ.б. бик матур жанрлар бар. Аның белән халкыбыз яшәгән, борчуын баскан, тормышын алып барган. 2000 еллар башында дини җырларны кертеп җибәрү бик авыр иде.