«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында катнашты. Аның фикеренчә, түбән сыйфатлы азаннарны татар мәчетләреннән дә ишетеп була.
«Иң түбән сыйфатлы азаннар бүген, кызганыч, татар мәчетләреннән яңгырый. Кайбер азаннардан соң яңгыравына караганда яңгырамавы хәерлерәк булмадымы икән, дип тә аптырап куясың.