«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә. Фестивальнең финалына үткән 72 укучы Казанга җыелды. Июньдә узачак финалда Гран-прига ия өч укучы билгеле булачак. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында фестивальнең быелгы яңалыклары белән таныштырып, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Фестивальгә Татарстанның 24 районыннан 308 гариза килгән. Хәзерге вакытта финалга үткән 72 укучы сигез – телевидение, басма журналистика...