Мошенниклар телеграмда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ялган аккаунтын ясаган. Билгесез кешеләр аның исеменнән ялган хәбәрләр җибәрә. Депутат Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Хезмәттәшләр, игътибарлы булыгыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән мошенниклар яза», - дип искәрткән ул.
Фото: © Фото: © t.me/EduardSharafiev