Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов RSC сәнәгать инвестицияләре фонды идарәчесе Лю Хуэйцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды, анда КХР вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
«Очрашуыбыз, форумда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, без сезнең белән сез тәкъдим иткән технопарк белән Татарстан Республикасы арасында технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга телибез...