Бүген Буада көчле җил, яшен булган, боз яуган. Бөтен хезмәтләр дә табигый гарасат нәтиҗәләрен бетерү эшенә керешкән. Бу турыда Буа районы башлыгы Ранис Камаретдиновка сылтама белән «Татар-информ» яза.
Көчле җил кыска вакытлы – берничә минут булса да, зыяны шактый: агачлар ауган, коймаларга, машиналарга зыян килгән, дигән башлык.
«Оператив чаралар күрү өчен, гарасатның башка нәтиҗәләре ачыклана», – дип яза ул «ВКонтакте»да сәхифәсендә.
Фото: vk.com/id711109064